“Киләчәкә карап” 30 декабрь 2011
30.12.2011Редакторы – Н Акмал.
Гомере буе Әлмәт шәһәрендә балаларга математика укытып, сиздерми генә әдәби иҗат белән шөгыльләнгән Зинаида Захарова иҗаты сезнең өчен бер ачыш булыр, дип уйлыйбыз. Зинаида әле узган елда гына үзенең лирик шигырьләре җыентыгын бастырып чыгарган иде, хәзер исә аның балаларга атап язылган шигъри әкиятләр китабы дөнья күрде. Очрашу әнә шул иҗат турында. З. Захарованың шигырьләрен тарылган артистка Аграфена Васильева укый.





