“Татарстан дулкынында” 16 февраль 2012
16.02.2012Ред Гилемьянова Г.
Танылган баянчы, музыка белгече, этноорганолог, педагог Рәгъде Фатыйх улы Халитов бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп уза. Бүгенге көндә ул Казан Идел буе Федераль университетының Идел буе халыклары сәнгате кафедрасы җитәкли, халык музыка уен кораллары буенча фәнни эзләнүләрен дәвам иттерә. Тапшыруда без Рәгъде Фатыйх улы белән аның иҗаты, милли сәнгатебезнең бүгенге халәте турында сөйләшербез, ул иҗат иткән әсәрләрне ишеттербез һәм, билгеле, аның үзе башкаруында да музыка яңгырар.





