Ред. Н. Акмал.
Күптән түгел Казанда Россия Федерациясе милли-мәдәни мохтариятларының чираттагы 7 нче конференциясе булып узды. Россиянең күпчелек төбәкләреннән делегатлар катнашкан бу форумда башка бик күп мәсъәләләр белән беррәттән милли мәгариф мәсъәләсе дә көн үзәгендә торды. Шуңа күрз без аларның кайберләре белән сезне дә таныштыруны кирәк таптык. Бу чыгарылышта сез Актаныштагы Сәләтле балалар гимназиясе директоры Рәйхан Галимҗанова, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Гыйлметдинов, Бөтендөня татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннуров, универсиаданың башкарма дирекциясе генералъ директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров чыгышлары белән таныша аласыз.
“Пар канатлар”
Бу программада республикабыз гаиләләренең узган елдагы тормышына анализ ясала, шушы көннәрдә вафат булган күренекле баянчы Сафьян Ибраһимов һәм танылган фотограф...