http://trt-tv.ru
Dobro_321
+7 (843) 554-30-31

Безнең сайт турында

Татарстан радиосы сайтында ( http://radiotatarstana.ru/ ) сез туры элемтә тапшыруларын тыңлый аласыз (онлайн режимда тыңлау төймәсе өстә, уң якта урнашкан); безнең эфирда яңгыраган тапшырулар язмасын яисә безнең программада нәрсә булачагын сез “Анонслар” һәм “Программалар” рубрикасында укый аласыз.

Сезнең өчен шулай ук “Алтын фонд” рубрикасы булдырылган. Анда тыңлаучылар күңеленә хуш килгән иң яхшы тапшырулар урнаштырыла, “Архив” рубрикасында татар мәдәниятенең музыкаль хәзинәсен тәшкил итүче иң яхшы музыкаль тапшырулар, шулай ук музыкаль әсәрләрнең аерым язмалары, җырлар урын алган.

Игътибар итегез: хәзер “Алтын фонд”ны һәм “Архив”ны тулыландыру бара (бу эш күп вакыт сорый), якын арада сез аларны да тыңлый алырсыз.

“Архив” рубрикасына кагылышлы теләк-тәкъдимнәрегезне, татар халкының музыкаль ядкарьләреннән нинди әсәрләр тыңларга теләвегезне сез “Кунакханә” рубрикасына яза аласыз.

“Яңалыклар” көнгә биш тапкыр 6.40,10.00,12.10,13.10,18.10 сәгатьләрдә эфирга чыга. “Җиде көн” атналык күзәтү программасын һәр шимбәдә 10.30 сәгатьтә тыңлый аласыз.

Безнең сайтка рәхим итегез!

Опубликовано 25.07.14
Комментарии:

Оставить комментарий

Программа передач
Радио Татарстана