http://trt-tv.ru
Dobro_321
+7 (843) 554-30-31

“Язучылар – балаларга”

19.07.14 19 июль. “Язучылар — балаларга”.

Бүгенге тапшыруыбыз шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова иҗатына багышлана. Төгәлрәге, аның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Башка кеше” дигән китабы турында. Автор бу китабын ни өчен әлеге исем белән атады икән, әллә шагыйрә шигырь язудан туктадымы? Әлеге сорауларга җавапны без Фәйрүзә Мөслимова …

28.06.14 28 июнь. “Язучылар — балаларга”.

Бүгенге тапшыруыбызда танылган шагыйрь һәм проза остасы Нияз Акмал иҗаты белән танышырбыз. Аның әле күптән түгел генә “Яңгырдан соң” дигән исем белән повестьлар һәм хикәяләр тупланган китабы басылып чыкты. Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән 622 битле саллы басма танылган шагыйрь,Татарстан …

07.06.14 7 июнь. “Язучылар — балаларга”

Бүгенге тапшыруда без сезне язучы Солтан Шәмсинең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Сөт калыр, Ватан китәр” дигән китабы белән таныштырырбыз.Әлеге китапка кергән “Сарматныкы замана” дигән хикәядән кыскартылган өзек тыңларбыз. Шулай ук китап авторы Солтан Шәмси белән Дания Гайнетдинова әңгәмәсе дә …

17.05.14 17 май. “Язучылар- балаларга”.

Бүгенге тапшыруыбыз күренекле шагыйрә,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминованың тууына 90 ел тулу уңаеннан әзерләнде. Тапшыру барышында аның белән Татарстан радиосына 1994 елда язып алынган әңгәмә дә ишетерсез.Авторның шигырьләрен Луара Шакирҗан …

26.04.14 “Без – Тукай оныклары”

Бүген халык шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Тукай –чын мәгьнәсендә халык шагыйре! Без Тукай әсәрләрен буыннан-буынга өйрәнеп, аның иҗаты белән рухланып яшибез. Бүген Тукай оныклары тапшыруыбыз кунаклары. Бүгенге тапшыруда балалар башкаруында Тукай шигырьләрен тыңларбыз һәм бөек Тукаебызга багышлап балаларның үзләре …

05.04.14 “Язучылар-балаларга”. 5 апрель.

Бүгенге тапшыруыбызда шагыйрә Гөлнур Корбанованың Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Аю булу кыенмы?” дигән китабы белән танышырбыз. Шулай ук авторның үзе белән әдәби иҗат турында кыска гына әңгәмә дә ишетербез.

15.03.14 “Язучылар- балаларга”

Бүгенге тапшыруыбызда балалар шагыйре Ринат Мәннанның “Бу мин –Сарбай” һәм “Уймак һәм каймак” дигән китаплары белән танышырбыз. Әлеге китапларга авторның соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре тупланган.

01.02.14 “Язучылар-балаларга”

Бүген без сезне язучы Альберт Хәсәнов иҗаты белән таныштырырбыз. Аның “Яратмый мөмкин түгел” дигән китабына кергән кайбер хикәяләре һәм автор белән Дания Гайнетдинова әңгәмәсен тыңларсыз.

11.01.14 Язучылар-балаларга

Бүгенге тапшыруыбыз Татарстанның халык язучысы,Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла иҗатына багышлана. Тапшыру барышында сез аның үзе белән дә әңгәмә ишетерсез. Әкиятләрне автор үзе һәм Татарстанның халык артисткасы Дания Нурлы укый.

14.12.13 “Язучылар – балаларга”

Бүгенге тапшыруыбыз шагыйрә,Татарстан язучыларының Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Йолдыз Әдип кызы Шәрәпованың әле күптән түгел генә басылып чыккан “Ялкау тел” һәм “Колакчын кигән кояш” дигән яңа китаплары турында барыр.Тапшыруда автор белән кыска гына әңгәмә дә ишетә аласыз.

23.11.13 “Язучылар – балаларга”

Бүгенге тапшыруыбызда балалар язучысы ,Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Рушания Низамова иҗаты белән танышырбыз.Аның балалар өчен иҗат иткән хикәяләрен Дания Нурлы укуында ишетербез.

02.11.13 Писатели детям

Произведения Ахмета Рашида.

12.10.13 ”Язучылар-балаларга”

Әле шушы көннәрдә генә язучы Солтан Шәмсигә Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия тапшырылды. Бүгенге тапшыруыбызда әдип үзе катнаша.Без аның иҗаты белән танышырбыз һәм балалар әдәбияты турындагы кайбер фикерләрен ишетербез.

21.09.13 ”Язучылар – балаларга”

Бүгенге тапшыруыбыз күренекле татар балалар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышлана.Сез аның “Бик яхшы сабак алды ябалак” әкиятен, Казан балалары башкаруында “Куян кызы” һәм якташлары – Көек мәктәбе балалары сәхнәләштергән “Чукмар балән Тукмар” әкиятләрен ишетерсез.

31.08.13 Язучылар — балаларга

Редактор Д.Гайнетдинова. Бүгенге тапшыруыбызда балалар язучысы,шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Карурман кунаклары” дигән китабы белән танышырбыз.Китапка авторның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм “Карурман кунаклары “ дигән әкият-поэмасы туплап бирелгән.Тапшыруда автор турында белешмә һәм әлеге …

10.08.13 Язучылар — балаларга

Редактор Д.Гайнетдинова. Бүгенге тапшыруда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт,Башкортстан Язучылар берлегенең Фатих Кәрим исемендәге премияләр лауреаты,Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгьләмов иҗаты белән танышырбыз һәм аның радиобыз фондында сакланган үзе укуындагы шигырьләрен ишетербез.

20.07.13 “Язучылар- балаларга”

Бүгенге тапшыруыбызда шагыйрә Гөлнур Равил кызы Корбанованың Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Аю булу кыенмы?” дигән китабы белән танышырбыз,үзе укуында шигырьләр тыңларбыз һәм автор белән әңгәмә ишетербез.

29.06.13 “Язучылар-балаларга”

Бүген без сезне язучы Солтан Шәмсинең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Сөт калыр, Ватан китәр” дигән китабы белән таныштырырбыз.Әлеге китапка кергән “Сарматныкы замана” дигән хикәядән кыскартылган өзек тыңларбыз. Китап авторы Солтан Шәмси белән Дания Гайнетдинова әңгәмәсе дә сезне битараф калдырмас.

08.06.13 “Язучылар – балаларга”

Бүген без шагыйрь Мәхмүт Мөхәммәт улы Газизовның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Бүремалай белән Аюбай» дигән китабы белән танышырбыз һәм авторның үзе укуында кайбер шигырьләрен тыңларбыз.

25.05.13 “Язучылар – балаларга”

Бүгенге тапшыруыбыз язучы Роза Мулланурова-Камалетдинова иҗатына багышлана.Дөресрәге аның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Ялгыз каеннан да ялгыз” дигән китабы турында.Автор белән әңгәмә дә сезне битараф калдырмас.

123
Программа передач
Радио Татарстана