Атналык күзәтү.
«Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты нигезендә пилотсыз очкычлар буенча фәнни-җитештерү үзәкләре Россиянең 15 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да булдырылган. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Самарада узган пилотсыз авиация системаларын үстерү буенча киңәшмәдә белдерде.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановРоссия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының берләштерелгән коллегия утырышында катнашты, министрлык бүлекләренә яңа техника ачкычларын тапшырды, республика җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләренең халыкка хәбәр итү чараларының перспектив үрнәкләре күргәзмәсен карады.
Узган ел Татарстан Махсус операция зонасына контракт буенча 12 меңнән артык хәрби хезмәткәрне җибәргән. Быел, гыйнварда контрактка 700ләп кеше кул куйган. Татарстанда Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә хәзер бер тапкыр 2 миллион 800 мең сум акча түләнә.
Зөя тарихи музеенда «Мәдәниятләр чатында. Каюм Насыйри мирасы» дигән күргәзмә ачылды. Быел республикада татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның 200 еллыгы зурлап билгеләп үтелә.