Буа үзәк дәваханәсендә халыкны диспансер тикшерүләр дәвам итә. Әлеге медицина караулары кешеләрдә әлегә билгеләре булмаган яшерен авыруларны ачыкларга, профилактикаларга ярдәм итә. Диспансерлаштыру ничек үтә? Тикшерүләр нинди процедураларны үз эченә ала һәм аны узуның өстенлекләре турында хәбәрчебез сөйли.
Рузалия Билалова озак еллар тимер юлда эшләп, пенсиягә чыккан. Эшләгән вакытта ел саен ведомство дәваханәсендә профилактик карау уза торган булган. Хәзер исә ел саен диспансерлаштыруны район үзәк дәваханәсендә уза.
Диспансерлаштыруны эшкә сәләтле кешеләр дә, студентлар да, пенсия яшендәге халык та үтә ала. Тикшерелү түләүсез. Сәламәтлекнең төп күрсәткечләрен – кан басымы торышын, авырлыгың индексын, кандагы шикәр микъдарын үлчиләр. Иң мөһиме организмдагы яшерен авыруларны иртә стадиядә ачыклыйлар.
Тикшерелүне төшкә кадәр шимбә көнне дә үтеп була.
Алия Галиуллина, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа районы.









