Укытучылар көне алдыннан Казан билбордларында педагогларның фотосурәтләре барлыкка килә.
Белгечләрне шәһәр халкы һәм кунаклары котлый ала. Шулай ук Казанда укытучыга открытка акциясе уза. Барлык теләүчеләр яраткан укытучыларына котлаулар җибәрә ала, алар бөтен Россия буенча мәктәпләргә таратыла. Чара бүген көндезге сәгать икедә Баумандагы мәгариф хезмәткәрләре йорты каршында башлана.










