Казан Мэриясе татар теле укытучылары өчен «Туган телне саклау. Регионнар тәҗрибәсе» дип исемләнгән семинар оештырды.
Казан Мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклын уздыруны дәвам итә. Төп максат – татар теле укытучыларын һәм мәктәп директорларын регионнарда туган телне саклау тәҗрибәсе белән таныштыру.









