Бу пассажирлар агымының кимүе — БРИКС саммиты алдыннан Казан югары уку йортлары студентларының дистанцион укытуга күчерелүе белән бәйле. Моннан тыш, Казанның кайбер предприятиеләре хезмәткәрләренең эш режимы үзгәрде. Иртәнге һәм кичке пик сәгатьләрендә линиядә 9 электропоезд эшләячәк.
Саммит тәмамланганнан соң һәм «Казан шәһәренең мәгариф учреждениеләрендә һәм оешмаларында гадәти режим торгызылганнан соң»линиядә эшләүче 10 поезд белән хәрәкәтнең элеккеге графигын кире кайтарырга вәгъдә итәләр.
Поездлар хәрәкәтенең яңа графигын метро станцияләрендәге Мәгълүмат такталарында һәм «Метроэлектротранс » сайтында табарга мөмкин.










