Арабызда яшәү ямен күреп түгел, йөрәк белән тоеп яшәүче кешеләр бар. Алар өчен, “Республикакүләм сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен китапханә”дә, һәрдаим махсус чаралар үткәрелә. Өлкәннәр көненә багышланган концерттан хәбәрчеләребез репортажы.
Әлеге балаларның максаты тирә –юньдәгеләргә күтәренке рух бәйрәм кәефе өләшү. Сәламәтлекләре чикле булу алар өчен киртә түгел. Әнә ничек шатлана өлкәннәр аларның чыгышына. 16 яшьлек Алексей ватанпәвәрлек темасына багышланган җырлар. Әлеге концертка балалар белән бик тырышып әзерләндек ди укытучылары Светлана Кузавова.
Ел саен сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен китапханәдә төрле чаралар оештырыла. Бүгенгесе аеуруча күңелләргә үтеп керерлек булды дип бәя бирде өлкәннәр.
Мөршидә Җиһан, Алия Хафизова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.









