Хөрмәтле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән Укытучылар көне уңаеннан тәбрик итәм.
Һөнәрегез һәр чорда да кирәкле һәм мәртәбәле санала. Балаларга белем генә түгел, күркәм тәрбия дә бирү – илебез мәгарифендә укытучы алдына куела килгән иң зур максат, иң беренчел бурыч.
Мәгълүматлаштыру һәм югары технологияләр тормышыбызда зур урын тоткан хәзерге чорда төпле белемнең, заманга яраклы һөнәр һәм күнекмәләр үзләштерүнең аеруча мөһимлеген һәркем аңлый.
Татарстан Республикасы – илебезнең эре мәгариф үзәкләренең берсе. Бу исә укучыларыбызның Россия күләмендә уздырылган һәм халыкара олимпиадаларда, конкурсларда җиңү яулаулары, шулай ук башлангычларыбызның федераль дәрәҗәдә хуплануы белән раслана. Республика җитәкчелеге тарафыннан укытучыларга, хезмәтләренең аеруча зур әһәмияткә ия булуын игътибарга алып, киләчәктә дә уңайлы эш шартлары тудырылачак.
Үз үрнәгендә яшь укытучыларны һөнәри казанышларга рухландырган педагогик хезмәт ветераннарына аеруча ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Фидакарь хезмәтегез, зирәк һәм сизгер, сабыр булуыгыз, үсешкә, камилләшүгә җилкендерә белүегез мактауга һәм соклануга лаек!
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм иҗади уңышлар телим.









