Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез.
Студиябездә кунакта быел Бөтенроссия күләмендә үткән “Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы” конкурсы җиңүчесе, Казан шәһәре 19 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гарифҗанова.