Бүген Ислам дөньясын нәрсә борчый һәм ни өчен Татарстан бердәмлек урынына әверелә? Болгар ислам академиясеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Конфессияара татулык, Ислам тарихы, Мәгариф үсеше, радикаль агымнарга каршы тору – Болгар ислам академиясендә узучы форумда фикер алышу өчен тәкъдим ителгән мәсьәләләрнең бер өлеше генә. Пленар ачылышында чыгыш ясаучылар Россия мөселманнарының дини мирасын барлауда уңышлар теләде.
Пленар утырышны алып барган Рөстәм Гыйлметдинов билгеләп үтүенчә, Россиянең мөселман дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәгә күтәрелүенең тагын бер күрсәткече — форум БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты — Россия рәислеге кысаларындагы үзәк вакыйга алдыннан узуы.
Россиядә ислам фәнни-дини фикернең бай традициясенә ия.
Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы дин белгечләрен, галимнәрне, тарихчыларны берләштергән форум 12 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.









