«Ногай» кунакханәсендә Татарстан китап нәшрияты чыгарган татар һәм башкорт язучыларының яңа китаплары тәкъдим ителде. Яңа басмалар белән Ләлә Зәйнуллина танышып кайтты.
«Узган гасырдан ук Татарстан һәм Башкортосан китап нәшриятлары арасында «Каләмнәр туганлыгы» дигән килешү төзелгән. Әлеге килешү нигезендә Татарстан китап нәшрияты башкорт, ә Башкортстан китап нәшрияты татар язучысының китабын чыгара. Тугандаш халыкларның тәрҗемә эшчәнлеге ел саен башкарыла.
Прозаик, журналист Венер Исхаков китапныә ни өчен министр була яздым дип атавын аңлатты.
Ике тугандаш республиканың дуслыгын ныгытып башкорт язучыларының китаплары татар телендә, язучы Рафис Корбанның башкорт телендә чыккан басмасысын кулына алды.
Китапларны тәкъдим итү кичәсендә 37нче гимназия укучылары авторларның шигырьләрен укыдылар, Рафис Корбан шигыренә язылган җырлар да яңгырады.
Ләлә Зәйнуллина. Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.









