Иртәнге чыгарылыш
Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы була. Утырышта 7 мәсьәлә каралачак, шуларның 4се республика һәм берсе федераль закон проектлары. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан яңа гасыр» телеканалының яңа виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык студиясе эше белән танышты. Аны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев озатып йөрде.
“КамАЗ” акционерлык җәмгыяте Петербург халыкара газ форумында К-5 маркалы автотехникасын һәм газ двигательләрен тәкъдим итте. „КамАЗ“ вахта газ-мотор автобусы базасында эшләнгән күчмә эретеп ябыштыру остаханәсе дә күрсәтелде.
Көндезге чыгарылыш.
Бу минутларда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы дәвам итә. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән документ профильле юнәлешләр буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә, парламент тыңлауларында тикшерелде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Качалов исемендәге Казан Рус Зур Академия драма театрында «Гамлет» спектакленең премьерасын карады. Уильям Шекспир трагедиясе Качалов театры афишасында апрельдә, драматургның 450 еллыгы алдыннан барлыкка килде.
Бүген Казанда VII Бөтенроссия татар журналистлары форумы башланды. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырды.










