Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе РөстәмМиңнехановэш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде.Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында ул Мәхтүмколый Фрагиның тууына 300 ел тулуга багышланган Халыкара форум чараларында катнаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортның регби төре буенча Россия чемпионатында көмеш медаль яулаган Казанның “Стрела-Ак барс” командасын котлап, телеграмма җибәрде. Республика Рәисе телеграммада клуб Президенты, Татарстан премьер-министры Алексей Песошинга, команда җитәкчеләренә, тренерларга, уенчыларга зур уңышлары өчен рәхмәт белдергән.
Иннополиста чираттагы халыкара вакыйга хисаплауны оптимальләштерү буенча буенча беренче конференция башланды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнаша. Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Молдавиядән килгән вәкилләр математика өлкәсендә 126 дөньякүләм эксперт укыту методлары турында фикер алыша. ⠀
Көндезге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин Казанда БРИКС саммиты кысаларында якынча 20 ике яклы очрашу уздырачак.
Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Бу көннәрдә Республикада татар журналистлары форумы уза. Анда катнашучылар Әтнә районында булды.
Кичке чыгарылышлар
Бүген Ашхабадта «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумының төп чаралары уза. Россия Президенты җитәкчелегендәге делегация составында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бар.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.