Кызыл Тау авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Свияжный бистәсендә яшәүче Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әсхәт Мөхәммәтҗановның хезмәт юлын башлавына 50 елга якын вакыт узып киткән.
Һәр сүзен үлчәп әйтеп, ир-атларга хас булган тыйнаклык, шул ук вакытта зирәклек белән гомер итә Әсхәт әфәнде.









