Россиянең аш-су темасына язучысы, китаплар авторы hәм видеоблогер Сталик Ханкишиев җитәкчелегендә төзелгән татар халык кухнясына һәм милли йолаларга багышланган «Земля, душа и еда татар» дип исемләнгән китап тәкъдим ителде.
Әлеге китап Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән бастырыла. Һәрбер бите тарих белән тулган әлеге китап заманча таләпләргә туры китереп эшләнгәнен куар код аша карап була торган видеолар, кечкенә генә фильмнар раслый. Һәрбер темага багышлап фильмнар төшерелә. Президент дәрәҗәсендә лаеклы бүләк булырлык китапны язганда бик уңай, җайлы шартлар тудырылды ди автор.
Татарның милли ризыгы белән тулы өстәле бер генә җебен дә алып атып булмый торган келәм кебек, яраткан бер генә ризыкны сайлап булмый. Чөнки милли ризыклар миллионлаган кеше куллары белән булдырыла. Татар ул кунакчыл халык, кунакка барса күчтәнәч алып бара, кунак килсә, бүләк биреп җибәрә.
Әлеге басма алда узасы БРИКС саммитында катнашучыларга бүләк буларак таратыла дип белдерделәр. Китап 9000 тиражда бастырылган, шуның 1000 данәсе инглиз телендә.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.