Бүген — Бөтендөнья стандартлар көне. Шул уңайдан тапшыруыбызда республикабызның “Милли сәүдә маркасы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илсур Миңнур улы Сафиуллин катнаша.
Якшәмбе көнне халкыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен билгеләп үтте. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Айтуган Хаҗиев турыдан-туры элемтә тапшыруында катнашып, Татарстанда Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре булуын, аларның эшлекле киңәшләр бирүен, шулай ук Татарстан галимнәренең республикабызда мул уңыш бирергә сәләтле яңа сортлар чыгару өстендә эшләүләре турында сөйләячәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.