Иртәнге чыгарылыш
Кичке чыгарылыш
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Инвестиция советы утырышын уздырды. Анда 9 инвестиция проекты каралды.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин белән очрашты. Алар экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, шулай ук табигатьне саклау законнарын үтәү өлкәсендә киләчәктә хезмәттәшлекне дәвам итү турында фикер алыштылар.
ТатарстанрәисеРөстәмМиңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы җитәкчелеген легендалар Кубогын яулаулары белән котлады.ТурнирныңфиналуенындаКазан волейболчылары Санкт-Петербургның «Ленинградка» командасын 3:0 исәбенә җиңде.
БРИКС саммиты вакытында Казанның җәмәгать транспорты эш көне графигы буенча эшләячәк. Шәһәр үзәге аша узучы кайбер автобус һәм троллейбус маршрутларының хәрәкәт схемалары үзгәртелә. 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр 10, 10а, 30, 35, 35а, 22, 89 санлы автобус маршрутларының хәрәкәт схемаларына үзгәрешләр кертелә.
Көндезге чыгарылыш
Республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казанга БРИКС саммитына килүчеләр, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның булачак рәсми очрашулары, саммит көннәрендә башкалада нинди чикләүләр кертелүе турында сөйләделәр. 33 ил вәкилләре саммитта катнашуларын раслаган.
Казаннан Курск өлкәсенә янә 40 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Бу тугызынчы гуманитар ярдәм, бу эш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырылган. Курск өлкәсенә барлыгы р сепубликадан 400 тоннадан артык йөк китерелгән.
Татарстаннан Лисичанскига чираттагы гуманитар йөк барып җиткән. Бу юлы, хәрбиләргә ярдәм итүдән тыш, балалы яшь гаиләләр өчен кирәк-яраклар: ашамлыклар, подгузниклар, кием-салым, уенчыклар, шулай ук кулъяулыклар җыелган. Гуманитар йөк җыюда эшмәкәрләр, волонтерлар, шулай ук республиканың битараф булмаган халкы катнашкан.