Озак еллар Татарстан дәүләт радиосында баш мөхәррир булган, хатыны Мөхсинә апа белән 67 ел башкаларга үрнәк булып яшәгән, үзләренең ике баласы янына ятим калган ике баланы тәрбиягә алып, олы тормыш юлына чыгарган Роберт Вафа улы Гатауллинның тууына бүген 96 ел. Быел илебездә Гаилә елы булуын күздә тотып, тыңлаучылар игътибарына моннан 4 ел элек әзерләнгән тапшыру тәкъдим ителә.










