Депутатлар киләсе елга һәм 26 нчы, 27 нче елларның планлы чорына республика бюджетын кабул итә. Ул моңарчы күрелмәгән икътисади һәм сәяси басым шартларында оештырыла. Ул программалы һәм социаль юнәлешле була.
Ике атна дәвамында республиканың төп финанс документын барлык комитетларда, берләшмәләрдә игътибар белән карадылар. Һәр халык сайланучысы эшлекле тәкъдимнәр кертә һәм парламент тыңлауларында үз төзәтмәләрен исбатлый. Социаль-икътисадый үсеш фаразларын вице-премьер — Икътисад министрлыгы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. Гадәти булмаган икътисадый басымга карамастан, киләсе елда тулай төбәк продуктының үсеше 5 триллион сумнан артык булырга мөмкин.
Булачак казнаның параметрларын Радик Гайзатуллин җиткерде. Финанс министры саннар белән сөйләде — салым һәм акцизлар рәвешендә күпме керемнәр көтәләр, шулай ук бюджет акчаларын кая җибәрергә исәп тоталар. Документта федераль субвенцияләр исәпкә алынмаган әле.
Нәтиҗәдә керем киләсе елда 425,5 миллиард ярым сум күләмендә алу планлаштырыла, ә чыгым 13 миллиард ярымга күбрәк — 439 миллиард. Дефицит норма чикләрендә көтелә.









