Кол Шәриф мәчетендә «Казан Коръән басмалары» күргәзмәсе ачылды.
Проект Казанны дөньядагы Коръән басмасын беренче күпләп бастыручылардан итеп тәкъдим итә.
Экспозицияләр — 19нчы һәм 20нче гасыр Казан Коръәннәре галереясе нигезендә. Алар сәнгати бизәлешнең төрлелеге, Коръәннең гарәп тексты җыелмасы белән таныштыра. Шулай ук күргәзмәдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы фондларыннан уникаль әйберләр тәкъдим ителде. Алар арасында: 1803 нче елгы Казан Коръәннәре балалар өчен, 1796 елгы Коръән, Екатерина Икенче идарә итүенең соңгы елында басылган Коръән, шулай ук 1803-1919 елларда Казан матбагасы тарафыннан чыгарылган борынгы Коръән. Яңа басмалар да тәкъдим ителде.
Аерым бүлек — Коръән басмасы тикшеренүләре турында. Бу өлкәдә беренче эшләр Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев кебек татар дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләре эшләре. Россиянең гарәп теле белгечләре Ефим Резван һәм Нурия Гәрәева, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Гыйрак профессоры Ганим Каддури монографияләрен тәкъдим итә. Йомгаклау бүлегендә Казан Коръән тарихын 1930-2020 елларда тәкъдим ителә. Бу Коръәнне татар диаспоралары белән Япония, Финляндия, Төркия җыелмалары нигезендә бастыру да, Советлар Россиясендә Коръән чыгару да, Казанда XXI гасырда Коръән матбугаты традицияләрен торгызу буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге дә.
Алия Галиуллина, Глеб Беркун, Илдар Гәләветдинов, Татартсан яңалыклары.









