Буада йөз яшьлек юбилеен фронтовик-укытучы бәйрәм итте. Бирегә ветераннарның якыннары, туганнары җыелды.
Әнвәр Борһан улы Низамовка йөз яшь. Иң якыннары, туганнары юбилярны олы бәйрәме белән котларга килгән.
Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов Россия президенты Владимир Путиннан, Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм үз исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
Күп альбомнар, шәхси язмалар, рәхмәт хатлары чын гаилә музеена тиң. Әнвәр Борһан улы һәр ядкярне күз карасы кебек саклый. Фронт юлын ул туган авылы Югары Нартабаш авылында башый. Башта ат белән Тәтешкә, аннары Горький шәһәренә барып җитә. Озак көтелгән җиңүне Прагада каршылый. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Туган илен якларга киткән 11 ир-атлардан ул бер үзе генә авылга әйләнеп кайта. Казан педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый һәм гомерен балаларга багышлый. Укытучыдан мәктәп директорына кадәр үсә. Ветеранны котларга аның укучысы да килгән. Ул таләпчән, әмма гадел укытучы иде ди.
Видеокотлау иң якын кешеләре ясаган. Фотосурәтләр җыю кыен булмады диләр. Чөнки фоторәсемнәр – ул юбилярның яраткан шогыле була.
Аның өч баласы, биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Иң кечесенә 2 яшь. Йөз еллык юбилейда чыннан да искә төшерерлек мизгелләр бихисап иде.









