Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов 87 яшендә вафат булды. Бу хакта Г. Камал. исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ринат Таҗетдинов, Совет татар һәм Россия театр актеры, РСФСРның халык артисты (1982) һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1985)
Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Кече Чынлы авылында туа. 1961 елда ул Мәскәүнең Щепкин исемендәге училище тәмамлый. Аннан Татар академия театры труппасына эшкә килә.
Ринат Таҗетдинов шулай ук Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге идарәсе рәисе вазыйфасын башкара һәм күп бүләкләргә лаек була.
Ринат Таҗетдинов белән хушлашу 18 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Г.Камал театрында була.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!









