Бүгенге тапшыруыбыз “Казан утлары” журналының чираттагы санына багышланыр. Төп әдәби басманы ай саен укып барган кеше рухи яктан никадәр байый икәнлекне уйлап караганыгыз бармы сезнең? Ә безнең тапшыру аша авторлар белән әңгәмә тыңлап, аларның үз укуында шигырьләр ишетеп, тагын да күбрәк байлыкка ия булырга мөмкин. Бүгенге тапшыруыбыз да сезнең өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип өметләнәбез.









