Республикабыз игенчелектә дә, терлекчелектә дә яхшы күрсәткечләргә ирешә. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең һөнәри бәйрәме көнендә бу хакта зур сөйләшү булды, терлекчелек тармагына югары бәя бирелде. Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе, Россиянең атказанган ветеринары Алмаз Хисаметдинов турыдан-туры элемтә тапшыруында катнашып, республикабыз терлекчелеген үстерүгә керткән хуҗалыклар, аерым терлекчеләр турында сөйли, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирә.










