Иртәнге чыгарылыш
21октябрьдәКазанда БРИКСйорты ачыла.ОфисКорстонсәүдә үзәгендәурнаша.ТантанадаБРИКС илләреннән дипломатлар, Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Татарстан хакимият органнары вәкилләре, эшлекле даирә вәкилләре катнашачак.
Казанда БРИКС саммитына әзерлек һәм аны үткәрү уңаеннан, 30 октябрьгә кадәр республикада төп үзәк эшләячәк. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин карар имзалады. Үзәк башкаланың Петербург урамы, 22 йорт адресы буенча урнашкан.
«Росавтодор» Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков Мәскәүдә «Юл — 2024» күргәзмәсендә Татарстан Транспорт министрлыгы стендын карады. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин аңа төбәктә юл-төзелеш эшчәнлеге перспективалары турында сөйләде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Бистәсендәге төзекләндерелгән Ак мәчетне ачу тантанасында катнашты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин озатып йөрде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рус классик язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышны видео элемтә аша Россия Федерациясе Президенты хакимияте җитәкчесе Антон Вайно уздырды.
«Әкият» Татар Дәүләт курчак театрына «Академик» исеме бирелде. Хәзер ул «Әкият» Татар Дәүләт Академия курчак театры» дип атала. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты карары имзаланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Бистәсендәге төзекләндерелгән Ак мәчетне ачу тантанасында катнашты, шулай ук Казанда берничә тарихи-дини объектта булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Республика Комитеты рәисе Иван Гущин озатып йөрде.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә яңа ташламалар барлыкка килде. Аларның саны 16 төр буенча 2219га җитте. Бу хакта республика Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Әкият» Татар Дәүләт курчак театрына «Академик» исеме бирелде. Хәзер ул «Әкият» Татар Дәүләт Академия курчак театры» дип атала. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты карары имзаланды.