Бүгенге кунагым – яшь язучы, журналист, җыр текстлары авторы, “Идел” журналы хезмәткәре Зөләйха Камалова. Ул әле татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы Нурихан Фәттахның оныгы да. Зөләйха белән без аның иҗаты, татар теленең гаиләдә сакланышы, баш мөхәррирләр алышыну эш процессына ничек йогынты ясавы һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләшербез. Әңгәмә кызыклы булачак дип уйлыйм, шуңа радиоалгычның тавышын ачып, тәмләп тыңларга әзерләнегез.