Түбән Камада Чирмешәнлеләр очрашты. Якташлар бәйрәменә күрше районнардан йөздән артык кеше чакырыла. Болар – үзешчән сәнгать осталары, мәдәният хезмәткәрләре. Күңел ачу чаралары Халык иҗат йортында үткәреде. Кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән.
Милли ризыклар, чигүле баш киемнәре, мәчет макетлары. Халык иҗаты йорты фойесында кунаклар өчен төрле күргәзмәләр оештырыла. Чирмешән якташлар очрашуы чын бәйрәмгә әйләнә. Бер шәһәрдә яшәп, эшләсәләр дә, кайберәүләр нәкъ монда гына күрешә.
Түбән Камада Чирмешән җәмгыяте 1993 елда оешкан. Бәйрәмгә Чирмешән районнан йөздән артык кунак чакырыла.
Сәхнәдән — котлау сүзләре дә яңгырый. “Якташлар” җәягыяте эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен чирмешәнлеләргә бүләкләр тапшырыла.
Гөлия Нигматуллина, Лихачев, Татартсан яңалыклары, Түбән Кама.









