Республикабызның күпчелек халкы дәүләт алдындагы изге бурычын — салым түләүне вакытында башкарды. Әмма әлегә кадәр бу изге бурычны үтәүне сузучылар да бар. Болар хакында турыдан-туры эфирда 5 нче санлы районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Россиянең мактаулы икътисадчысы Мөнир Әмир улы Шәйдуллин сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.