Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Координацион советы әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР ДОСААФ бинасында узды.
Татарстанның һәм Россиянең халык артистыРинат Таҗетдинов вафат. Мәгълүматны легендар актерның кызы Руфина Таҗетдинова раслады.
Ринат Таҗетдинов соңгы вакытларда авырды. Ул хастаханәдә вафат булган.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Бистәсендәге төзекләндерелгән Ак мәчетне ачу тантанасында катнашты, шулай ук Казанда берничә тарихи-дини объектта булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Республика Комитеты рәисе Иван Гущин озатып йөрде.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә яңа ташламалар барлыкка килде. Аларның саны 16 төр буенча 2219га җитте. Бу хакта республика Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәскәүдә «Алтын көз-2024» Россия агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Биредә Татарстан вәкилләре дә бүләкләр алды. Терлекчелек һәм нәсел эше номинациясендә «Матюшино», «Бөреле» ширкәтләре, «Элита» төп нәсел предприятиесе, Кукмара районының «Урал» хуҗалыгының күркәм эшләре билгеләп үтелде.
Кичке чыгарылышлар
Лаос Президенты Тхонглун Сисулит БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килә. Аны саммитка Россия Президенты Владимир Путин чакырган. Лаос Президенты саммитта Владимир Путин һәм БРИКС әгъзасы булган башка илләр президентлары белән дә очрашачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада ел саен «Ел инженеры» конкурсы үткәрелүt турында искәртте. Әлеге бәйге югары уку йортларында укучы студентлардан алып предприятиеләрдә эшләүче иң тәҗрибәле хезмәткәрләргә кадәр төрле яшьтәге катнашучыларны колачлый.
Казанда БРИКС саммиты вакытында 21 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр Казан Кремле диварларында форумда катнашучы илләрнең мәдәнияте элементлары һәм бизәкләре, шәһәрләре силуэтлары, тарихи сәхнәләре күренешләре, БРИКС илләре телләрендә сәламләүләр белән утлы шоу күрсәтеләчәк.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада ел саен «Ел инженеры» конкурсы үткәрелүt турында искәртте. Әлеге бәйге югары уку йортларында укучы студентлардан алып предприятиеләрдә эшләүче иң тәҗрибәле хезмәткәрләргә кадәр төрле яшьтәге катнашучыларны колачлый.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиевка таныклык тапшырды. Исегезгә төшерәбез, быел 28 сентябрьдә икенче чакырылыш Яшьләр парламентының беренче утырышында Дамир Нургалиев Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе итеп сайланды.
Казан урамнарында “Татарстан уллары – Россия каһарманнарны” дигән исем белән интерактив экраннарда Россиянең барлык 13 Герое – Татарстаннан махсус хәрби операциядә батырлык күрсәтүчеләр турында мәгълүматләр урнаштырылды.