БРИКС Саммитына әзерләнгәндә Казанда 40 тарихи әһәмияткә ия урын тикшерелде. Реставрацияләү өчен 200дән артык объект билгеләнгән. Шул ук вакытта 80 архитектура биналарында иң мөһим эшләр башкарыла. Алар арасында — Сөембикә манарасы, Шәһәр Ратушасы, Казан университеты һәм тимер юл вокзалының Кызыл бинасы.
Масштаблы үзгәрешләр тулы бер урамнарга кагылды. Туристлар аеруча үз иткән Казан Кремлендә Сөембикә манарасында төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды.
Казан федераль университетының төз колонналары күз явын алырлык ап-ак. Бина янында яңа түбә, ә якында гына яңартылган юллар.
Халыкара БРИКС Саммиты Казан Федераль университетын яңарту өчен бердәнбер сәбәп түгел. Быел аңа 220 ел тула. Юлия белән Алексей Кравченко Казанга Владивостоктан килгән.
Татарстан башкаласының Казан Ратушасы да төзекләндерелде. Хәзер кичләрен «Морзалар җыены бинасы» яңа утлар белән яктыртыла. Тарихи детальләр, заманча технологияләр белән тулыландырылган, Казан-1 тимер юл вокзалының Кызыл бинасы да уңайлы.
БРИКС саммитына Кызыл вокзал гына түгел, янәшәдәге скверны, утларны да яңарттылар.
Инна Данилова, Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.









