Татарстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм итү өчен Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе оештырылды. Әлеге оешма ярдәмендә сугышчылар үз проблемаларын хәл итә һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Тулырак алдагы язмада.
Марта Макарова – мәктәп яшеннән үк төз ату буенча спорт мастеры була, КФУда Чит телләр укытучысы булырга укый, тик махсус хәрби операция башланганнан соң академик ял алып, махсус операция зонасына китә. Хәзер ул ветераннарга нинди ярдәм кирәклеген төгәл белә.
Беренче чиратта, ассоциация безнең хәрбиләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Аларның күбесе әле һаман да махсус операция зонасында, әмма туган якларына әйләнеп кайтканнарга үзләренең сугышчан туганнары белән аралашу, аларның дусларча ярдәме бик тә мөһим. Ә Республика аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер.
Берлек әле булдырылды гына, әмма төп эш юнәлеше инде билгеләнгән, кайбер сорауларга ачыклык эш барышында кертеләчәк. Шуңа күрә хәрбиләргә оешманың алга таба үсеше турында белү мөһим, бу эштә «Ватанны саклаучылар»фонды да ярдәм итәчәк. Россиянең 20дән артык төбәгендә шундый ассоциация бар, хәзер ул Татарстанда да барлыкка килде.
Фәнис Мөхәммәтов, Вадим Вольский, Владимир Юрков, Татарстан Яңалыклары









