Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган артисты, Бөтендөнья “Татар җыры», “Халык җәүһәрләре” бәйгеләре лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мамадыш сандугачы Гөлнәзирә Талипованың концерты булып узды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Шыгрым тулы зал, күпсанлы артистлар, якташлары, республиканың төрле почмагыннан килгән иҗатташ дуслары катнашындагы әлеге тамаша Гөлнәзирә Талипованың юбилей датасы уңаеннан оештырылды. Шушы көннәрдә генә ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Татар халкы элек-электән җыр-моңга бай, халык арасында табигатьтән бик талантлы булып та, әмма бүген зур сәхнәләрдә күренмәгән җәүһәрләр шактый. Бигрәк тә алар авыл районнарында күп. Шул талантларыбызны күрү, үстерү, саклау максатыннан, Рәшит Ваһапов фонды «Халык җәүһәрләре» дип аталган милли-мәдәни фестиваль — конкурсын оештырды.
Халык җәүһәрләренең һәркайсының үз тормыш юлы, һөнәре. Әмма аларны искиткеч моң, тавыш һәм халык мәхәббәте берләштерә.
Әлеге чара татар җыр сәнгатендә, гомумән, милли мәдәниятебездә аерым бер мөһим вакыйга булып торыр, һәм телебезне саклап калуга, үстерүгә дә лаеклы өлешен кертер.
Фәннур Хәсәнов, Данил Жданов Татарстан яңалыклары.









