Пассажир электр транспортын яңартуның өстенлекләре турында хәбәрчеләребез язмасында.
Яңа «Диңгез дулкыны» төсендәге троллейбуслар иске-яшелгә алмашка килә. Хәзер аларны пассажирлар өчен дә, машина йөртүчеләр өчен дә заманча уңайлылык дәрәҗәсе аерып тора.
Салонда температураны көйләү һәм җылытыла торган көзгеләр-тагын бер уңайлылык. Һәм, әлбәттә, пассажирлар таләбе буенча төрле ишекләрне ачу өчен төймәләр җыелмасы белән мультируль. Моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, күчерелмә пандус бар. Шул ук вакытта яңа троллейбусларның йөреше элеккеләргә караганда йомшаграк һәм салмаграк.
Ел ахырына кадәр Татарстан башкаласында маршрутларга барлыгы 64 яңа троллейбус чыгачак. Максат-Казанның бөтен электр транспортын акрынлап яңарту.
Инна Данилова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.









