Атналык күзәтү.
Казанда Күптән көтелгән зур халыкара чара — БРИКС саммиты башланырга санаулы көннәр калды. 16нчы саммитта 33 ил вәкиле катнашырга планлаштыра: 24 дәүләт башлыгының килүе көтелә, калган илләрне икенче затлар тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, саммитта алты халыкара оешма җитәкчеләре катнашыр, дип көтелә. Шәһәребез бу көннәрдә 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.
Республикабызда бөртекле культуралар суктырып бетерелде, яшелчә һәм техник культуралар уңышын җыю да ахырына якынлаша. Көзге кыр эшләре дә тукталып тормый. Узган атнада булып үткән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә быелгы сезонга нәтиҗә ясалды. Алга куелган бурычлар үтәлгән. Биредә уңышлы сортлар сайлануы, алдынгы технологияләр куллануның да роле зур булгандыр. Республикабыз игенчелектә дә, терлекчелектә дә яхшы күрсәткечләргә ирешә.