Узган атнада яраткан җырчыбыз, оста гармунчы һәм тальянчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов арабыздан мәңгелеккә китте.
Хәзер, аның якты рухын искә алып, игътибарыгызга “Җыр – мине яшәүләрем” дигән тапшыру тәкъдим итәбез. Әйе, моннан күп еллар элек җырчыга багышлап чыгарылган китап нәкъ менә шугай дип – “Җыр минем яшәүләрем” дип исемләнгән иде. Хәзер инде Фән Вәлиәхмәтов, чыннан да, җырларында яшәп калды.