“Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Әлмәт җирендә булып кайтты. Ике көнлек күчмә утырышка Россиянең төрле почмакларыннан, Австралия киңлекләреннән алып Себер далаларына кадәр, Идел ярларыннан алып Уралга кадәр 70тән артык хатын-кыз җыелды. Нефть башкаласында кунаклар белем һәм гореф-гадәтләр дөньясына чумдылар. Ризаэддин Фәхреддиннең хатын-кыз көче һәм зирәклеге тарихын чагылдырган «Мәшһүр хатыннар» китабына багышланган укучылар конференциясе булды. Әлмәт Драма театры залында пленар утырыш узды, анда район башлыгы Тимур Нагуманов хатын-кызның яшь буынны тәрбияләүгә, милли гореф-гадәтләрне саклауга керткән өлешен билгеләп үтте. Кадрия Идрисова «Ак калфак» оешмасының Әлмәт бүлеге эшен, башкарган хезмәтләрен югары бәяләде.









