Күптән түгел Актаныш районы бер төркем язучыларны кабул итте. Биредә Гамил Афзал фесивале узды. Чара Гамил Афзалның туган ягы Такталачык авылында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.
Кечкенә балалар да зурлар да аның шигырьләрен яттан укый. Талантлы шагыйрь, юмор остасы Гамил Афзалның туган ягы Такталачык авылында бигрәк тә. Ел саен яз-көз айларында уздырыла торган әлеге чарага килгән әдипләрне Такталачык авылында зурлап каршыладылар. Чара Актаныш урта мәктәбендә очрашу белән дәвам итте. Язучылар фикерләрен тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Фестивальнең төп өлеше район мәдәният йортында узды.
Гамил Афзал фестивале дистә еллар уздырылып, ел саен аның барышынды бер язучыга аның исемендәге премия тапшырыла. Агымдагы елда әлеге зур бүләк Алмаз Хәмзинга тапшырылды.
Гамил Афзал исемендәге яшь каләмчеләр иҗат фестиваль конкурсының 14 нчесенә дә биредә йомгак ясалды. Конкурска кабул ителгән эшләргә жюри рәисе шагыйрь Мөхәммәт Мирза үз бәясен бирде.
Сәхнәгә күтәрелгән һәр әдип үз хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов,
Актаныш районы, Татарстан яңалыклары.









