Сатып алучыларга кирәк ярак, ә солдатларга ярдәм. Беренче санлы актаныш урта мәктәбе хәйрия ярминкәсе уздырды. Махсус хәрби опреациядә катншакан егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган чарадан безнең киләсе материал.
Актанышның беренче урта мәктәбе ишегалды чын ярминкә мәйданын хәтерләтә. Көзнен матур көнендә бар мәктәп белән сату итәргә чыкканнар.
Элвина Насыйрова үз сыйныфы белән бергәләп туплап алып килгән ризыкларны тәкъдим итә. Ярминкәгә ныклы хәстәрлек белән килгәннәр. Бүген аларның барысын да бер максат — махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү теләге берләштерә.
Сатып алучылар җитәрлек. Укучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар ярминкә узачагын алдан ишетеп килгәннәр.
Актанышта әлеге чара быел икенче тапкыр оештырыла.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов
Актаныш районы, Татарстан яңалыклары.









