Казанга БРИКС илләренең җитәкчеләре, шулай ук 28 илдән чакырылган дәүләт вәкилләре һәм алты халыкара оешма җитәкчеләре килә.
БРИКС илләре Казанга үз җитәкчеләрен генә түгел, һәркайсының 100 кешегә исәпләнгән делегацияләре дә бар. БРИКС саммиты Казанда 22 — 24нче октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу катнашучылар өчен генә түгел, ә бөтен халыкара җәмәгатьчелек өчен дә мөһим вакыйга. Шәһәр югары дәрәҗәле кунакларны каршы алырга әзер. Саммитның программасы формаль булмаган төшке ашларны, пленар утырышларны, ике яклы очрашуларны һәм мәдәни чараларны үз эченә ала. Саммит барышында дөньякүләм әhәмияткә ия булган белдерүләр ясалыр, икътисадка кагылышлы мәсьәләләр кузгатылыр дип көтелә. Кунакларга шулай ук Казанның истәлекле урыннарына экскурсияләр дә тәкъдим ителә.









