Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
“Алло, кем син?” дигән баш исем астында “Шәхри Казан” газетасы соңгы ике елда бигрәк тә активлашып киткән телефон машенниклары турында язма бастырган. Аны укыганнан соң, без моңарчы белгән фикер тагын да ныгый: таныш булмаган телефонга җавап бирмәскә, җавап биргән очракта исә беркайчан да “да” яки “Әйе” дип әйтмәскә. Ә инде телефоннан сезгә бушлай счетчигыгызны алыштырабыз яки бушлай медицина хезмәте күрсәтәбез дип әйтәләр икән, алданырга ашыкмагыз-бушлай сыр тәбедә генә була.
Йортларга инде күптән газ кертелсә дә, утын әзерләмичә булмый әле. Менә шул утын әзерләү мәшәкатьләре hәм тәртипләре турындагы язманы “Ватаным Татарстан” газетасы беренче битенә чыгарып биргән. Җыеп кына әйткәндә, иренмәгән кешеләр бүген җайлап кына бушка диярлек урманнан утын әзерли ала. Ә инде мөмкинлеге булмаган акчалы кешеләр аны сатып ала.
Атланмайга бәя артуны шәхәр кешеләре генә түгел, инде сыер асраудан бизеп баручы авыл халкы да үз җилкәсендә татыгандыр. Аерым алганда, Россиядә иң күп сөт җитештерүче Татарстанда да атланмай бәясе ел башыннан 26 процентка арткан. Дума депутатлары бу товарга бәяне авызлыкларга чакыра башлаганнар. “Ватаным Татарстан” газетасының үзе дә сыер асрап авылда яшәүче сәяси күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахманов газета укучыларга бу артуларның артында нәрсә ятуын ачыклап биргән. Чыннан да, техникага, ягулык-майлау материалларына бәяләрнең атна саен артуында берәүнең дә эше юк. Ә авылда җитештерелгән ризык бәясе арта башлау белән зур тавыш чыга. Ә тыю инде, үзегез беләсез, ул чарасызлык hәм аның белән ерак барып булмаячак.
Иртәгәдән Казанда елның иң зур халыкара вакыйгасы- БРИКС саммиты башланып китә. Инде кунаклар килә башлаган.
Шәһәр транспорты ничек йөриячәк, нинди урамнарны ябасылар hәм тагын бик күп ярый-ярамыйлар турындагы язманы эше төшеп башкалага килергә теләүчеләр укымый калмаска тиештер. Ләкин бер нәрсәне яхшы беләбез- кунак килә дә китә, ә тырышып булдырган бөтен нәрсә дә үзебез өчен кала.
Халкыбызның бүгенге асыл хатын-кызлары нинди? Аларны нәрсәләр кызыксындыра? Алар тормыш турында ничек фикер йөртә? “Сөембикә” журналының октябрь санында Татарстанның халык артисты, танылган композитор Резеда Ахиярова, күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче, академик Дания Заhидуллина, матди байлык дип түгел, халкымның рухи байлыгы, бай мирасы дип яшәүче татар костюмы реконструкторы Гөлшат Нугайбәкова hәм тагын да күп кенә асыл затларыбыз турында мавыгып укый торган язмалар урын алган.
Укудан тәм табып, халкым, өммәтем дип яшәүчеләрдән булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!









