“Яна көн” тапшыруын кичә генә булып узган Әтиләр көненә багышланган язма белән дәвам итәбез. Бу бәйрәм чагыштырмача яшь. Ул Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2021 елда «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең ролен арттыру» өчен гамәлгә куелган иде.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева республиканың барлык әтиләрен котлап, аларның зур ролен билгеләп үтте.
Быелгы Гаилә елында әтиләргә игътибар артуы очраклы түгел. Котлаулар кабул иткән көннәрендә без дә тапшыруларда катнашкан кайбер әтиләрне билгеләп үтәргә булдык.
Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, “Россельхознадзор”ның Татарстан буенча баш ветеринария күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Идрис Гатин, Татарстан Фәннәр Академиясе әгъза-мөхбире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Хуҗин катнаша.










