Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф белән очрашты. Ул БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Шанхай — Казан туры рейсында килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Президент төнлә Белград-Казан туры рейсы белән килде.
Иртәгә Казанда күптән көтелгән зур халыкара чара — БРИКС саммиты башлана, ул 24нче октябрьгә кадәр дәвам итә. Шәһәребез бу көннәрдә 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.
Казанда юл хезмәтләренең кышкы эш режимы башланды.
Татарстанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестивале старт ала.
Кичке чыгарылыш
Иртәгә Казанда күптән көтелгән зур халыкара чара — БРИКС саммиты башлана. Республикабызга дәрәҗәле кунаклар килүе дәвам итә.
Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне югары дәрәҗәдә үстерү төбәк дәрәҗәсендәге элемтәләрне киңәйтү өчен көчле этәргеч бирде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кытай агентлыгына шул хакта сөйләде.
Казанда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен чикләүләр кертелә. Игътибарлы булыгыз!