Студиябездә кунакта — филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Илдар улы Халиков. Без аның белән “Галимнәр – мәктәпләргә” дигән темага әңгәмә корабыз. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән, мәктәпләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, тел, әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынган киң катлам радиотыңлаучыларга файдалы булырлык проектлары, хезмәтләре турында сөйләшәбез.