Сирәк яңгырый торган музыкаль язмалар.
Хәзер без сезне Сирәк яңгырый торган музыкаль язмалар концертын тыңларга сакырабыз. Даими тыңлаучыларыбызга мәгълүм: без әлеге сәхифәләргә соңгы вакытларда беркадәр онытыла башлаган, әмма әле бүгенге көнебездә дә сәхнәләрдә, радио, телевидение эфирында яңыграрга хаклы җырларны сайлап алабыз. Алар – чын мәгънәсендәге сәнгать әсәрләре, онытылмаска тиешле иҗат җимешләре. Шушы хезмәтебезне без бу җырлар яшьләр күңелен дулкынландырса иде, аларга яңа буын башкаручылар игътибар итсә иде дигән изге ният белән алып барабыз.
Концертыбызның бүгенге чыгарлышын без күренекле композитор Фасил Әхмәтовның әнә шундый үлемчез әсәрләреннән төзедек.