Биектау районының Чыршы авылы мәдәният йортында Ришат Галимовның “Туганнарым” китабы тәкъдир ителде. Китапка 4 авторның: Рәшит һәм Данил Галләмовларның, Рузалина Фәттахованың һәм Гөлсинә Галимованың шигырьләре кергән. Кичәгә язучы прозаик Зиннур Хөснияр дә килгән иде.
Нәсел дәвамчысы үз туганнарының барлык иҗади җимешләрен бер китапка туплаган. Ришат Галимовның китап чыгару уе күптәннән була. Башта әнисенең шигырьләрен, хикәяләрен җыя. Аннары чират кулъязмалары сакланган башка туганнарга да барып җитә.
Җыентыкка 4 авторның: Рәшит һәм Данил Галләмовларның, Рузалина Фәттахова һәм Гөлсинә Галимованың шигырьләре кергән. Алар барысы да Ришатның әнисе Гөлсинә Галимова туганнары. Барлыгы алар гаиләдә 10 бала булган. Шигырьләр язу нәселдән килә. Адарның әти-әниләре үзләре шигырьләр иҗат иткән һәм бөек шагыйрьләрнең барлык әсәрләрен яттан белгән.
Галимовлар гаиләсендә 21 онык һәм 45 оныкчык бар. Алар әле үзләренең сәләтләрен ача гына башлаганнар.
Алия Галиуллина, Алинә Камалиева, Зөфәр Хәйретдинов, Татарстан яңалыклары, Биектау районы.









