Татарстан киң колачлы һәм күптән көтелгән БРИКС саммитында катнашучыларны каршы алды. Чит телләрне яхшы белгән меңләгән волонтёр эшли.
Бу көннәрдә Татарстан дөньяның 30дан артык иленнән 20 000 кунак кабул итә. Сербия Республикасы белән очрашу инде узды. Россия Президенты Владимир Путин Казанда БРИКС саммитында иртәдән кичкә кадәр ике яклы һәм күп яклы эшлекле очрашуларда катнаша. БРИКСның 16нчы саммиты 24нче октябрьгә кадәр уза. Владимир Путин 20меңгә якын ике яклы очрашу үткәрә.
Казаннан Мәскәүгә рейслар саны, шулай ук Казан-аэропорт-Казан электричкалары да ешрак йөри.
Көчле режимда табиблар, поликлиника һәм хастаханәләр эшли. БРИКС саммитын уздыру уңаеннан шәһәрдә куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән.









